Әгерҗедән "Хыял" коллективын "Әлбәдән" хәрби уеннар фестивалендә бүләкләделәр

2022 елның 24 июне, җомга

17 июньнән 19 июньгә кадәр Равил Бадахшин һәм Алсу Хисмәтуллина җитәкчелегендәге Иж-Бубый мәктәбе делегациясе: укучылар, укытучылар һәм ата-аналар IV Бөтенроссия "Әлбәдән" хәрби уеннары хәрби-тарихи реконструкция фестивалендә катнашты.

Әлеге фестиваль кысаларында lll "Җиңү тавышы" милли хәрби-патриотик җыр Республика фестиваль-конкурсы узды, анда Гөлшат Җәләлетдинова җитәкчелегендәге "Хыял" хореография коллективы да чакырылган иде. Укучылар кунаклар һәм Әгерҗе районы вәкилләре буларак чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр.

Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль дүртенче тапкыр узды, ул Брест крепостеның соңгы сакчысы Петр Гаврилов батырлыгына багышланган.

Ике көн буе балалар палаткаларда яшәделәр, Мишә елгасы ярында кояш баюын күзәттеләр. Хәрби уеннарның бик реаль булуы, тарихи вакыйгаларның чынбарлыкны ачык чагылдыруы барысында да әйтеп бетермәслек хис-тойгылар калдырды.

Балалар әлеге сәфәр өчен район башлыгы А. Р.Вәлиевка, Иж-Бубый мәктәбе директоры Р. Н. Бадахшинга, Иж-Бубый мәктәбенең тарих музее җитәкчесе А. Ф. Хисмәтуллинага, мәктәпнең барлык коллективына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/geredn-khyyal-kollektivyn-lbdn-khrbi-uennar-festivalend-blkldelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International