Район башлыгы Азат Вәлиев район халкын Яшьләр көне белән котлый

2022 елның 25 июне, шимбә

Хөрмәтле егетләр һәм кызлар! Кадерле дуслар! Сезне Яшьләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Район тормышында яшьләр елдан-ел әһәмиятлерәк роль уйный. Нәкъ менә сез - яшьләр-иртәгә кече Ватаныбыз, аның киләчәк үсеше, өлкән буын язмышы өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырсыз.

Сезнең уку, спорт, иҗат һәм мәдәният өлкәсендәге казанышларыгыз иртәгәге көнгә ышаныч өсти. Без спортчыларыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышларда яхшы чыгыш ясаулары, иҗади коллективларның казанышлары, укучыларның олимпиадаларда җиңүләре белән горурланабыз. Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, һәрвакыт алга барыгыз!

Тормыштагы уңышка юлда сезгә өлкән буын үрнәге, аның тәҗрибәсе һәм зирәклеге ярдәм итсен.

Чын күңелдән сезгә иң кыю проектларның һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезнең яшь елларыгыз тыгыз, якты һәм истә калырлык булсын!

 

Район башлыгы А. Р. Вәлиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International