Әгерҗедә Яшьләр көненә багышланган "мини - футбол буенча җәйге Кубок" тәмамланды. Финал матчлары 25 июньдә узды, шул ук көнне "Орешник" та җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Юниорлар» категориясендә җиңүче дип «Ледокол» командасы танылды, икенче урында - «Гелиос» командасы, өченче урында - «Гимназия»командасы. «Өлкәннәр» категориясендә кубокка "Мөслим" командасы ия булды, икенче урында-"ТЧ-15" командасы, өченче урында - "Локомотив-2"командасы.
Командаларны район башлыгы Азат Вәлиев котлады, грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырды.
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/kto-stal-obladatelem-kubka-molodezhi-po-mini-futbolu