Бимада беренче тапкыр Марий кас бәйрәме узды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Бима авылында елга буенда беренче тапкыр Марий кас (Мари киче) бәйрәме узды. Аңа әзерлек кысаларында авыл халкы да зур активлык күрсәткән, яшьләр матди яктан да ярдәм иткәннәр.

Бәйрәмне быел “Созвездие-Йолдызлык“ республика фестивалендә катнашкан “Эр ужара“ халык ансамбле ачып җибәрде. 

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайловка “Мари Иленә – 100 ел“ дип исемләнгән истәлек бүләге тапшырды. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Оксана Корнева ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. “Эр ужара“ ансамбле сәнгать җитәкчесе Ольга Изибаева да сәхнә түрендә бүләкләнде. Авыл тормышында кайнап яшәүче бималылар, актив яшьләр авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатын алдылар, Олег Бадерин фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючыларга да бүләкләр тапшырылды. 

Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте. Йошкар-Оладан килгән артистлар халыкны җырлатты да, биетте дә. 

–    Бу бәйрәмне һәр елны берәр мари авылында уздырырга дигән уебыз бар. Узган ел Пеләмештә үткәрелгән иде. Быел Бимада уздырдык. Халыкны берләштерүдә, традицияләрне саклауда мондый бәйрәмнәрнең әһәмияте зур, – диде Эдуард Иванович. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yoldyznam/bimada-berenche-tapkyr-mariy-kas-byrme-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International