Бүген иртәнге 6.40 сәгатьтә Казаннан Лаеш районына таба бару юлында Май комбинаты янында ике автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, авария Боровое Матюшино ягына таба бара торган юлда булган. Биредә Toyota һәм «Лада» маркалы машиналар бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә безнең илдә эшләнгән җиңел машина белән идарә иткән хатын-кыз һәлак булган. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/irtan-kazannan-cygu-yulynda-ike-inel-masina-bareleskan-ber-iortuce-halak-bulgan-5856612