Балтачта Россия күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Балтачта Яшьләр көнендә бәлеш пешерү буенча Россия күләмендә рекорд куйдылар - 71 килограммлы борай бәлеше пешерделәр. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Бәлеш пешерү өчен махсус мич чыгардык, чөнки бер метр диаметрлы табаны сыйдырыр өчен гади мич кенә туры килми. Табасы да шушы чара өчен махсус әзерләнде. Аның авырлыгы 58 килограмм. Бәлеш пешерер өчен кызуы җитсен дип мичкә өч тәүлек буе яктык», - диде пешерүчеләр.

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм онга басылган. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/baltachta-rossiya-klmend-rekordly-blesh-pesherdelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International