Яганда татар милли бәйрәме Сабантуй гөрләячәк

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Соңгы 10 ел эчендә беренче тапкыр Яганда татар милли бәйрәме Сабантуй уздырылачак. Бу хакта Кече Пурга районы башлыгы Сергей Юрин хәбәр итте.

"Без моны 10 ел көттек! 10 ел Кече Пурга районында Сабантуй булмады. Төзәтәбез! Сабантуйга көтәбез!" - дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Зур бәйрәм 9 июль көнне 11:00 сәгатьтә Яган авылының «Турагай» туристик базасында узачак.

Кунакларны күршедәш милли коллективлар катнашында иҗади концерт, спорт ярышлары һәм бары тик уңай эмоцияләр генә көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар.

0+

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/yaganda-tatar-milli-byrme-sabantuy-grlyachk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International