Телевизор шартлагач, бер бала үлгән, икенчесе авыр хәлдә хастаханәдә ята

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Пермьдә өйдә телевизор шартлаганнан соң, 2 яшьлек малай һәлак булган. Икенче бала имгәнгән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

2 яшьлек малай урында ук үлгән. 5 яшьлек малай исән калган, аны хастаханәгә илткәннәр. Баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аңа табиблар ярдәм итә.

Фаҗига килеп чыкканда ике бала өйдә үзләре генә була. Әниләре аларны калдырып, кибеткә киткән. Моңа кадәр бу районда электр утын сүндереп торган булганнар, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/televizor-shartlagach-ber-bala-lgn-ikenchese-avyr-khld-khastakhand-yata

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International