Әгерҗедә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында картинг буенча ярышлар узды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген "Талантлар салават күпере" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында "Картинг дуслар җыя" проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен картинг буенча ярышлар узды.

Ярышлар дустанә атмосферада үтте, балалар бер-берләре өчен борчылдылар һәм көч биреп тордылар. Укучылар тренажерда йөрү, юл йөрү кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Картинг белән мавыгу балаларның берләшүенә һәм кызыксынуларның уртак булуына йогынты ясады. Укучылар практик юнәлешле һәм ярыш эшчәнлеге шартларында социум белән актив хезмәттәшлек итү буенча уңай тәҗрибә алдылар.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-proshli-sorvnovaniya-po-karingu-sredi-detey-s-ovz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International