Әгерҗенең яшь футболчылары "Күн туп-2022"турнирында 2 нче урынны яуладылар

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

28-30 июньдә Казанда футбол буенча "Күн туп-2022"республика ярышлары уза. Аларда тренер Алексей Колчин җитәкчелегендә 2009-10 елларда туган "Спутник" командасы футболчылары катнаша.

Уеннарның финал этабы нәтиҗәләре буенча Әгерҗенең яшь футболчылары турнирда 2 урынны яуладылар.

Алексей Владимирович сүзләренә караганда, балалар бу җиңүгә бик нык әзерләнгәннәр.

Башта безнең спортчылар зона этабында 14 команда арасында җиңү яулады. Ә Казандагы финал уеннарында дүрт уенда җиңү яулады, башкаладан килгән көндәшләренә бары бер уенда гына оттырды.

Бу безнең футболчылар өчен бик яхшы нәтиҗә. Алга таба да зур җиңүләргә омтылуларын телибез!

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/dostizheniya/yunye-futbolisty-agryza-zavoevali-2-mesto-na-turnire-kozhanyy-myach-2022

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International