Кичә Кече Пурга районының Гужношур авылында янгын булды. Торак булмаган йорт янды.
Кече Пурга районының янгын бүлеге мәгълүматларына караганда, янгынның гомуми мәйданы 36 кв.м. тәшкил иткән.
Бәхеткә, янгын вакытында беркем дә зыян күрмәде. Утны сүндерүгә 13 кеше һәм алты янгын сүндерү машинасы җәлеп ителде.
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/proisshestviya/v-malopurginskom-rayone-sgorel-dom