РФ Президенты Владимир Путин 2023 елны Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан итте.
"Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, Россия Федерациясендә 2023 елда педагог һәм остаз елын үткәрергә карар бирәм", — диелә дәүләт башлыгы Указында.
"Әгерҗе хәбәрләренә" мәгълүм булганча, РФ Хөкүмәте өч ай дәвамында төп чаралар планын эшләргә тиеш.
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/putin-sdelal-vazhnoe-obyavlenie