Татарстанда дизель ягулыгы һәм АИ-98 бензины бәясе кыйммәтләнде

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 17-24 июньдә дизель ягулыгына һәм АИ-98 маркалы бензинга бәяләр артуы теркәлгән.

Статистика буенча, бу чорда дизель ягулыгының уртача бәясе 4 тиенгә арткан, хәзер аның бер литры 52,3 сум тора. Шул ук вакытта АИ-98 маркалы бензин 5 тиенгә кыйммәтләнгән, хәзер аның бер литры өчен 53,3 сум түләргә кирәк. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Бер атнада АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензиннарның бәяләре элеккечә – 45,9 һәм 49,3 сум калган. 2022 ел башыннан АИ-92 маркалы бензинның литры 9 тиенгә, ә АИ-95 маркалының 20 тиенгә арзанайган. Дизель ягулыгы һәм АИ-98 бензины, киресенчә, 1,4 сумга кыйммәтләнгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-dizel-yagulygy-ham-ai-98-benziny-kyimmatlande-5856737

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International