Җәй соңлап килсә дә, күпләрегезнең теплицада кыярлары өлгерде. Бик тиздән помидор, борычлар да кызара башлар.
Газета укучы аккалфаклылардан үзләре сынап караган берничә рецепт тәкъдим итәбез.
КЫЯРНЫ – “МИНЕРАЛКА“ДА
Миләүшә ШӘЙХӘЙДАРОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Безгә аз тозлы кыярны минераль суда тозлау ошый.
Кирәк:
1 кило кыяр,
1 литр газлы су,
2 аш кашыгы диңгез тозы,
3 төш сарымсак (пычак белән изеп),
укроп.
Әзерлибез:
Тәмләткечләрне банка төбенә салып, кыяр тутырабыз. Өстенә минераль су агызып, банканы 12 сәгатькә суыткычка куябыз. Бик тәмле, аз тозлы кыяр кетердәп тора.
КЕТЧУП
Филисә ГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
Кирәк:
4 кило помидор,
10 данә хуш исле кара борыч,
15 канәфер,
1 чәй калагы дарчин (корица),
1 чәй калагы гәрчич,
1 аш кашыгы тоз,
12 аш кашыгы шикәр комы,
2-3 төш сарымсак.
Помидорны иттарткычтан, сарымсакны угычтан чыгарабыз. 3 сәгатькә якын әкрен генә кайнатабыз. Соңыннан 1 аш кашыгы уксус эссенциясе салып, биш минут кайнатабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/ash-su/akkalfaklylardan-bernich-retsept-tkdim-itbez