Азат Вәлиев җитәкчелегендәге 150 кешедән торган Әгерҗе районы делегациясе Ижау Сабантуен үткәрүдә күршеләребезгә зур ярдәм күрсәтте.
Үзәкләштерелгән клуб системасы хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать артистлары, хореография коллективлары Ижевка халкына матур концерт бүләк иттеләр. Вокалчыларның туган як, Халыклар дуслыгы, Сабантуй турындагы моңлы җырлары, сәхнәдә якты костюмнар кигән биючеләрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Бу көнне китапханәчеләр бәйрәмдә катнашучыларга район тарихына, Әгерҗегә багышланган китаплар, җирле язучыларның әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Музей хезмәткәрләре «татар өйләре» һәм «XIX гасыр азагы-XX гасыр башы Әгерҗе ягы мәгърифәтчеләренең һәм дин әһелләренең рухи мирасы»дигән кызыклы күргәзмәләр әзерләделәр.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укыды. Ә Азат Рөстәмович үз чыгышында әгерҗелеләрне күршеләр белән озак еллар дуслык җепләре бәйли, дип ассызыклады.
– Без безнең районда милли удмурт бәйрәмен билгеләп үтәбез, ә сездә татар Сабан туе уза. Бу бик шәп! – диде ул.
Азат Вәлиев Удмуртия Республикасының иҗтимагый татар үзәге рәисе Илсур Миңнемуллинга һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага татар телен саклауга һәм үстерүгә, милли бәйрәмнәрне уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмнең башка кунаклары белән беррәттән, әгерҗелеләр төрле ярышларда һәм халык уеннарында актив катнаштылар. Сабантуйның төп бизәге булган милли көрәштә Әгерҗе спорт мәктәбе тренеры Рамил Шәрәфетдинов тәрбияләнүчеләре җиңү яулады. Кучуклы Камил Ханов, биктаулы Гадел Мозаффаров, Әгерҗедән Эльфир Шәрәфетдинов беренче урынга лаек булдылар.
Кул көрәше буенча призлы урыннарның күбесе тренер Руслан Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчыларга да эләкте. Безнең Әгерҗе егетләре Алмаз Насиков, Владимир Красноперов, Алнур Шакиров, Рузилә Шаһиева, Яна Шакирова, үтәгәнле Фәрхәд Гыймазов пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/agryztsy-zazhgli-na-izhevskom-sabantue