Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәләр

2022 елның 5 июле, сишәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Аны православлар Петр һәм Феврония Муромскийларга багышлап үткәрәләр. Россиядә рәсми рәвештә аның быел унбишенче тапкыр узуы.

Бу көнне Әгерҗенең үзәк мәйданында "Гаилә сакчысы" дигән бәйрәм программасы узачак.

Чара 16 сәгатьтә башлана.

Программада:

- кызыклы уен-биюләр

- квестлар

- мастер-класслар һәм башкалар.

0 +

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-gail-mkhbbt-m-tugrylyk-knen-byrm-itlr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International