Татар теле һәм әдәбияты укытучылары VII Бөтенроссия съездында катнаштылар

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды узды. 

Анда илебезнең 26 төбәгеннән 400 мөгаллим килгән иде. Өч көн дәвам иткән әлеге чарада безнең районнан район мәгариф идарәсе методистлары Миләүшә Шәйхетдинова, Лилия Команева, Кадыбаш мәктәбенең туган тел укытучысы Эльмира Рәсүлева катнаштылар. 

Укытучылар өчен Казанның тарихи урыннарына сәяхәт оештырылды, алар башкала мәктәпләре һәм балалар бакчаларының эшчәнлекләре белән таныштылар, шәһәрнең кызлар гимназиясе һәм “Адымнар“ мәктәбендә булдылар. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/tatar-tele-m-dbiyaty-ukytuchylary-vii-btenrossiya-sezdynda-katnashtylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International