Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте

бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.  Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:

- 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны  тәрбияләүче әтиләр яисә аларны  уллыкка алучы ир-атлар   (балаларның  Россия гражданлыгы булмаган  әниләре үлгән яисә үлгән дип  танылган очракта);

- 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче  баланы тәрбияләүче яисә уллыкка  алучы  ир-атлар ( Россия гражданлыгы  булмаган әнисе үлгән яисә  үлгән дип танылган очракта).

Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә  хокукы булган ир-атлар бар:

- уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче  яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;

- уллыкка  алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы  көченә кергән булса, моңа кадәр  өстәмә дәүләт ярдәме чараларына  хокуктан файдаланмаган, беренче  баланың бердәнбер уллыкка алучылары  булып торучы ир-атлар.

“Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанда Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә   500  ир-ат ана (гаилә) капиталына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International