Иделдә теплоход һәлакәтенең якынча версиясе билгеле

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, судно иң күбе 15 кешегә исәпләнгән, бортта исә 35 кеше булган

Якынча версия буенча, Казан янында Иделдә теплоход артык йөк төяү сәбәпле баткан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, судно иң күбе 15 кешегә исәпләнгән, бортта исә 35 кеше булган.

Моннан тыш, һәлакәтнең сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин дигән версия дә карала.

Судно «Волжская гавань» причалыннан 10.15 сәгатьтә кузгалган һәм 17.10 сәгатьтә Аракчино янында Иделнең суднолар юлының 1300нчы километрында баткан

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/ideld-teplokhod-laktene-yakyncha-versiyase-bilgele

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International