Бу хәл Яшел Үзән районының Олы Яке авылында булган.«Татарстан 24» хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ташлаганнар.
Бу хәл елдан-ел кабатлана ди монда яшәүчеләр.
«Олы Якедә Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Бу сарык асрый торган эшмәкәрләр эшедер», – дип язалар социаль челтәрләрдә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/tatarstanda-saryk-tshklren-m-echklren-elgaga-yrgytkannar