Кичә Әгерҗе районының Көчек авылында боз яуган. Көтмәгәндә килеп чыккан давыл авыл халкына зур зыян салган.
Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләренә" Көчектә яшәүче Гөлия Садыйковадан билгеле булды. Видео һәм фотоларны ул социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Авыл кешеләре сүзләренә караганда, тавык йомыркасы кадәрле боз бәрәңге, помидор сабакларын сындырып бетергән, кәбестәләрне тишкәләгән.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-rayonynda-yomyrka-zurlygynda-boz-yaugan-foto-video