"Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләре Байлар Сабасында узган журналистлар Сабантуенда катнаша

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"АҖнең 15 еллыгына багышланган журналистлар сабантуе уза. Шуны искәртик: «ТАТМЕДИА» АҖ 2007 елның 1 нче октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырылган иде. Хәзерге вакытта бу Татарстан Республикасында иң эре региональ медиакомпания.

Бүгенге бәйрәмдә акционерлык җәмгыятенең филиаллары катнаша, мактаулы кунаклар килүе көтелә. Сабантуйда катнашучыларны бай программа көтә. Бәйрәм филиалларның парады һәм Сабантуйны тантаналы ачу белән башланачак. Алга таба мәйданчыкларда төрле милли ярышлар һәм уеннар оештырылачак. Алар арасында аркан тарту, гер күтәрү, көрәш, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, армреслинг һ.б. лар бар. Шулай ук волейбол буенча "Татмедиа" беренчелеге дә узачак. Үзешчән сәнгать артистлары һәм чакырылган йолдызларның чыгышлары бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булачак. Балалар өчен "Салават күпере"журналыннан махсус программа оештырылачак.

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе дә бу бәйрәмдә актив катнаша. Хезмәттәшләребез Дания Әбзәлиева, Миләүшә ЯГЪФӘРОВА, Ләйсирә Җиһангәрәева, Екатерина Крылова һәм Рамил Латыйповка зур уңышлар телибез.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/sotrudniki-agryzskikh-vestey-prinimayut-uchastie-v-zhurnalistskom-sabantue-v-bogatykh-sabakh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International