Җирле балыкчылар белән бергә 1000 квадрат метрга якын мәйданны эхолот ярдәмендә тикшергәннәр
3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының Масловка авылы янында көймәдән егылып төшеп су төбенә киткән 48 яшьлек ир-атны эзләвен дәвам итә.
Алар гомуми озынлыгы 20 чакрым тәшкил иткән яр буе зонасы һәм яр буе чикләрендәге акватория участогын җентекләп тикшергән инде.
Моннан тыш, эзләү эшләренә 3нче зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме дә кушылган. Алар 3 мең квадрат метр мәйданны энә күзеннән үткәргән.
Җирле балыкчылар белән бергә 1000 квадрат метрга якын мәйданны эхолот ярдәмендә тикшергәннәр. Әмма ир-ат табылмаган.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tatarstanda-kymdn-egylyp-tshep-suga-batkan-ir-atny-ezl-dvam-it