Район хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Басу-кырларда тулы көчкә терлек азыгы хәзерләү белән бергә, бер төркем авыл хезмәтчәннәре урып-җыю кампаниясендә катнашачак техниканы ремонтлау белән дә мәшгуль. Быел уракка соңрак төшү төзекләндерү эшләрен ашыкмыйча башкарырга мөмкинлек бирсә дә, игеннәрне тиз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу төп бурыч итеп куелачак. 

Чәршәмбе көн техниканың урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен районыбызга “Татарский“ агрохимия үзәге директоры Әнәс Локманов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Айдар Сәләхов килделәр. Алар авыл хуҗалыгы тармагы, Дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә комбайннарның, урып-җыюда катнашачак башка техниканың төзеклеген тикшерделәр. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/rayon-khualyklarynda-tekhnikany-uryp-yyuga-zerlege-tiksherelde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International