Гомерне озынайту өчен нинди продуктлардан баш тартырга кирәк ?

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Табиб тулы исемлек белән таныштырды

Врач-иммунолог Андрей Продеус «Беренче канал» эфирында нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, эшкәртелгән иттән баш тарту гомерны озайтырга мөмкин.

«Колбаса, сосиска, сарделька, сервелат, салями, карбонад кебек пешерелгән әйбер эшкәртелгән ит дип атала. Шулай ук бу исемлеккә консервланган ит тә керә», - диде белгеч.

Андрей Продеус аңлатуынча, эшкәртелгән иткә тоз күп салына, ә ул кан басымын күтәрә. Колбаса һәм сосисканы күп ашау артериаль гипертензиягә яки гипертониягә китерергә мөмкин, диде ул.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/gomerne-ozynaytu-chen-nindi-produktlardan-bash-tartyrga-kirk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International