Танылган спортчы вертолет һәлакәтендә үлгән

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

16 июльдә Камчаткада Robinson вертолеты фаҗигасендә биатлончы Игорь Малиновский һәм тагын ике кеше һәлак булды. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Вертолетта Зоя Кайгородова һәм Сергей Колесник була, транспорт белән илнең биатлон буенча җыелмасына катнашкан Игорь Малиновский идарә итә. Аңа 25 яшь була.

Канал белешмәсе буенча, бу аларның гаилә бизнесы була, алар Камчаткада туристик очышлар оештыра, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tanylgan-sportchy-vertolet-laktend-lgn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International