Әгерҗе районы республикада уналтынчы урында

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Район хуҗалыкларында барлыгы 53,3 тонна сөт савыла

Сөт саву күрсәткечләре буенча Әгерҗе районы республикада уналтынчы урынны саклап килә. 

Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында барлыгы 53,3 тонна сөт савыла. Бу, узган елның шул чорына караганда, 16,3 тоннага күбрәк. Бер сыердан савыла торган сөт 19,7 кило тәшкил итә.

“Нәүрүз“ ширкәтендә – 40,9, “Наҗар“ хуҗалыгында – 3,8, фермерлык хуҗалыкларында 8,6 тонна сөт савыла. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gere-rayony-respublikada-unaltynchy-urynda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International