Танылган блогер операция ясаткан: «Сукыр эчәгесе шартлаган…»

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Башкортостанда яшәп иҗат итүче «Башкирская домохозяйка» буларак танылшган блогер Миләүшә бу көннәрдә социаль челтәрләрдә югалган иде. Сәбәбе билгеле булды — аның сукыр эчәгесе шартлаган. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә язып чыкты.

Миләүшә белдерүенчә операция ясатуына 3 көн булса да хәле бик үк әйбәт түгел икән:

«Сукыр эчәгесе шартлады. Бүген генә хәлгә керә башладым. Бөтенләй рәткә килмичә элемтәгә чыкмыйм. Рәтләп утыра да, ята да алмыйм, температура төшми», — дип язган блогер.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/tanylgan-bloger-operatsiya-yasatkan-sukyr-echgese-shartlagan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International