Татарстанда көймәдән егылып төшеп суга баткан ир-атны эзләү дәвам итә

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының Масловка авылы янында көймәдән егылып төшеп су төбенә киткән 48 яшьлек ир-атны эзләвен дәвам итә.

Алар гомуми озынлыгы 20 чакрым тәшкил иткән яр буе зонасы һәм яр буе чикләрендәге акватория участогын җентекләп тикшергән инде.

Моннан тыш, эзләү эшләренә 3нче зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме дә кушылган. Алар 3 мең квадрат метр мәйданны энә күзеннән үткәргән.

Җирле балыкчылар белән бергә 1000 квадрат метрга якын мәйданны эхолот ярдәмендә тикшергәннәр. Әмма ир-ат табылмаган.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tatarstanda-kymdn-egylyp-tshep-suga-batkan-ir-atny-ezl-dvam-it

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International