Татарстанның халык артисты вафат

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат. Аңа 63 яшь иде.

«Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип яза театр.

Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә  Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/milli-proektlar/tatarstanny-khalyk-artisty-vafat-14

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International