Татарстанның Тәтеш районы прокуроры итеп Оксана Шуста билгеләнде Бу хакта

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Тәтеш районы прокуроры вазифасына юстициянең өлкән киңәшчесе Оксана Шуста билгеләнде, дип хәбәр итә ТР прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

Бүген республика прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Оксана Шуста Львовта туа. КДУның юридик факультетын тәмамлаган.

Күзәтчелек ведомствосында 1996 елда Казан шәһәренең Идел буе районы прокуратурасы тикшерүчесе вазифасында эшли башлый.

Соңгы биш елда Татарстанның Әгерҗе районы прокуроры вазифасын башкарган.

Тәтеш районының элеккеге прокуроры Илдар Гайнуллин хәзер Балтач районы прокуратурасын җитәкли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-tates-raiony-prokurory-itep-oksana-susta-bilgelande-5857503

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International