Сәламәтлек саклау министры һәм урынбасарлары Covid-19дан соң диспансерлаштыруны узды Бу хакта

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Марат Садыйков урынбасарлары белән бергә белгечләрдән консультацияләр алды, тикшерүләр уздылар, шулай ук барлык кирәкле анализларны да тапшырдылар.

Искәртеп узыйк, диспансерлаштыру төрле авыруларны иртә диагностикалау, шулай ук риск факторларын ачыклау өчен кирәк. Диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге Татарстан халкын үз сәламәтлекләре турында кайгырту һәм даими медицина тикшерүе узу кирәклеге турында онытмаска чакыра», - диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/salamatlek-saklau-ministry-ham-urynbasarlary-covid-19dan-son-dispanserlastyruny-uzdy-5857500

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International