Татарстанда минималь куллану бюджеты 21300 сумга кадәр артачак Бу хакта

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Татарстанда минималь куллану бюджетын 21,3 мең сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты төбәк Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

«Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда 2022 елның II кварталы өчен минималь куллану бюджеты күләмен 21 300 сум итеп расларга», — диелә документ текстында.

Татарстанда 2022 елның I кварталында минималь куллану бюджеты 19 424 сум тәшкил иткән. Шулай итеп, ул 1 876 сумга артырга тиеш.

Хәзер карар проекты коррупциягә каршы экспертизада. Ул 15 июльдән 22 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Минималь куллану бюджеты – ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итә торган товарлар һәм хезмәтләр бәясе. Чынлыкта бу күрсәткеч минималь куллану кәрзине бәясеннән гыйбарәт.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-minimal-kullanu-byudzety-21300-sumga-kadar-artacak-5857493

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International