Бүген иртән Башкортстанның Бакалы районында дүрт кызны машина белән таптатып үтергән 23 яшьлек егетне кулга алдылар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«Бакалы районы прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд 23 яшьлек ир-атка карата чикләү чарасы билгеләде. Ул 18 сентябрьгә кадәр сак астына алына. Тикшерү барышын прокуратура контрольдә тота», диелә ведомство хәбәрендә.
Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, гаепләнүче кеше гаебен таныган.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге эш барышын контрольгә алды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/drt-kyzny-taptatyp-tergn-23-yashlek-egetne-kulga-aldylar