«Татнефть» ГАҖ генераль директорының Цифрлы үсеш буенча урынбасары итеп Евгений Звездин билгеләнде, ул элек җитештерү системасын үстерү идарәсе башлыгы вазыйфасын башкарган иде. Бу хакта компаниянең телеграмма-каналында хәбәр ителә.
Евгений Звездинга 42 яшь. 2004 елда «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча, 2012 елда КФУ «финанслар һәм кредит»белгечлеге буенча тәмамлый.
2004 елда «Татнефть» тә «Ямашнефть»НГДУсы скважиналарын тикшерү буенча оператор булып эшли башлый.
2009 елда «Татнефть» җитештерү системасын үстерү буенча Проект офисының икътисади анализ бүлеге башлыгы була, 2015-2016 елларда аның җитәкчесе итеп билгеләнә.
2016 елдан башлап «Татнефть»җитештерү системасын үстерү идарәсен җитәкләде.
Шулай ук «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы 26 июльдә узачак, дип билгеләп үтелә. Утырыш барышында компаниянең Директорлар советы рәисен сайлау мәсьәләсе каралачак.
Элегрәк республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстанда IT-белгеч вазыйфасының нефть чыгару өлкәсендәге вазыйфага караганда югарырак акча түләнүен әйтте.
Әгәр элек, гадәттәгечә, иң югары суммаларны нефть табучылар «күтәрә» дип санаса, хәзер беренчелекне айтишникларга бирәләр, диде ул.