6 нчы номерлы балалар бакчасы нәниләренә юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте иминлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Район башкарма комитетының гомуми бүлеге әйдәп баручы белгече Ольга Мәҗитова нәниләр белән юл хәрәкәте билгеләрен кабатлады. Балалар, үз чиратында, төгәлләштерүче сораулар бирделәр һәм юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Ахырда Ольга Сергеевна балаларга тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны йөртү кирәклеге турында искә төшерде һәм белешмәлекләр таратты.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/dorozhnyiy-patrul/malysham-detskogo-sada-6-napomnili-o-pravilakh-dorozhnogo-dvizheniya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International