Татарстан Росреестрында күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча 2022 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар.
Быел Татарстан Росреестрына исәпкә алу-теркәү эшләренә 580 мең гариза килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12% ка күбрәк (516 мең мөрәҗәгать).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар документларны электрон рәвештә Росреестрга тапшыруларын дәвам итә. Хокукларны теркәүгә генә дә 117 меңнән артык гариза бирелгән, барлыгы 134 меңгә якын гариза электрон рәвештә бирелгән.
Республика халкының шәһәр читендәге күчемсез милеккә ихтыяҗы элеккечә саклана, агымдагы елның беренче яртыеллыгында җир кишәрлекләренә 112 меңнән артык хокук теркәлгән, бу 2021 елга караганда 3,4 процентка күбрәк. Торак биналарга 147 меңнән артык хокук, өлешләп катнашу буенча 11 меңгә якын килешү теркәлгән.
Ипотека базарына килгәндә, быел Татарстан Росреестры тарафыннан 46 меңгә якын ипотека теркәлгән,шулардан 21 меңе (21 356сы) торак биналарга һәм 16 меңе (16 217се) җир кишәрлекләренә.
Моннан тыш, республика халкы актив рәвештә машина-урыннар сатып алуны дәвам итә. Быел шундый 6 меңгә якын хокук теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 69% ка күбрәк.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренә караганда, июнь ае күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча уңай динамиканы күрсәтте:
"Июнь нәтиҗәләре буенча без гражданнарның күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгатьләре буенча уңай динамиканы күзәтәбез. Безнең фикеребезчә, бу РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә торган кризиска каршы чаралар, аерым алганда, гражданнарга үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган ташламалы кредит бирү программалары белән бәйле".