2022 елның 20 июлендә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры Кадастр инженеры көне алдыннан «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» Үзрегуляцияле оешмасы белән уртак эфир уздырачак. Эфирның төп темасы җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен уздыру һәм кадастр инженерлары эшчәнлеге үзенчәлекләре булачак. Турыдан-туры трансляциягә https://vk.com/rosreestr16 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак. Эксперт буларак Татарстан Росреестрыннан дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галиәкбәров Нияз чыгыш ясаячак.
Модераторы - «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» Үзрегуляцияләүче оешманың һөнәри эшчәнлекне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Хәбиров Адель. Онлайн-эфир барышында экспертлар кадастр инженерлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк, ә атап әйткәндә: Проектны килештереп, кадастр инженеры нинди гамәлләр кылырга тиеш? Кадастр белгече ызан планында җыелыш датасыннан соң килгән кешеләрне таныту турында күрсәтергә хокуклымы? Кадастр инженеры нотариаль ышанычнамәнең күчермәләрен раслый аламы һ.б. Әлеге тема буенча кызыксындырган сорауларны язылучылар онлайн трансляциягә шәрехләрдә калдырырга мөмкин.