Гүзәл Уразова Әгерҗедә Шәһәр көненең хедлайнеры булачак

2022 елның 5 августы, җомга

6 августта «Орешник» паркында зур чара узачак. Бу көнне әгерҗелеләр берьюлы өч бәйрәм-районның 95 еллыгы, шәһәр көне һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Чараның хедлайнеры-Татарстан Республикасының атказанган, халык артисткасы, Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы, күп тапкырлар «Алтын барс» премиясе иясе Гүзәл Уразова.

Әгерҗе районының 95 еллыгына һәм Тимерьюлчылар көненә багышланган бәйрәм концерты 20.00 сәгатьтә башланачак.Сәхнәдә бу көнне Яңа җырлар да, күптән яраткан хитлар да яңгыраячак. Тамашачылар яратып кабул иткән җырчы онытылмаслык кичә бүләк итәчәк һәм һәркемне уңай энергия белән сөендерәчәк.

Бәйрәм 22.00 сәгатьтә "Яшьлек" паркында салют белән тәмамланачак.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/guzel-urazova-stanet-khedlaynerom-dnya-goroda-v-agryze

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International