Әгерҗе районы медикларына"COVIDКА каршы көрәш өчен" медале тапшырылды

2022 елның 5 августы, җомга

Әгерҗедә ел саен медицина хезмәткәре көненә багышланган хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Җыелышны сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Шаймуллин Денис Роберт улы ачты. Ул хезмәткәрләр белән диспансерлаштыруның барышы турында фикер алышты, хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирде.

Аннары участок табиб-педиатры Мифтахова Ксения Сергеевна, табиб-гериатр Хөсәенова Лилия Мәсгутовнага һәм эпидемиолог ярдәмчесе Сәлахова Ләйсән Рәис кызына "COVIDКА каршы көрәш өчен" медале тапшырылды. Плакатлар конкурсында 3 урын өчен сертификат белән шулай ук фтизиатрия Кабинетының шәфкать туташы Нуриева Лидия Наил кызы бүләкләнде.

Чаңгы буенча ГТО тапшырган өчен табиб-эндоскопист Галимҗанов Илнур Фәрит улы бүләкләнде.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/medikam-agryzskogo-rayona-vruchena-medal-za-borbu-s-covid

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International