ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, июль аенда Әгерҗе районында 12 сабый дөньяга килгән: 8 малай һәм 4 кыз.
Районда 38 кеше вафат булды. 16 пар никах рәсмиләштергән, 15 гаилә аерылышкан.
Чагыштыру өчен: узган елның июлендә 16 бала туган, 49 якташы вафат булган, 15 пар никахка кергән, 12 гаилә таркалган. Узган ел белән чагыштырганда, Әгерҗе районында үлүчеләр саны кимегән. 2021 елның җиде аенда 301 очрак теркәлгән булса, быел-244.
Безнең районның барлык яңалыкларын Telegram-Әгерҗе хәбәрләре " каналында укыгыз
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryzskom-rayone-snizilas-smertnost