Шәһәр Көнендә мини-футбол буенча район башлыгы Кубогы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бер айга якын яңа манежда мини-футбол буенча район башлыгы Кубогына киеренке көрәш барды.

Быел уеннарда катнашырга барлыгы 5 команда теләк белдергән. Зур бәйрәм алдыннан, 5 августта, финал уеннары узды. Финал бик кызыклы һәм киеренке булды, көрәш ахырына кадәр барды. Нәтиҗәдә, 1:0 исәбе белән ТЧ-15 командасы җиңү яулады, ул мактаулы кубокка ия булды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бәйрәмдә булды. «ТЧ-15» командасы район башлыгы кубогы, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, икенче урында «Локомотив»командасы(2000-2005 елгы), өченче урында «Мөслим»командасы.

Шулай ук аерым номинацияләрдә иң яхшы уенчыларны да бүләкләделәр. Әйтик, иң яхшы капкачы Евсеев Мирослав, иң яхшы сакчы Ханумян Гарник, иң яхшы һөҗүмче ОМОН Ферузбек булды.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/na-dne-goroda-nagradili-pobediteley-kubka-glavy-po-mini-futbolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International