Шәһәр көнендә Әгерҗедә Гүзәл Уразова чыгыш ясады

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Әгерҗе районының 95 еллык юбилеен, шәһәр һәм тимер юлчылар көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган кичәнең төп оештыручысы-Татарстан Республикасының атказанган, халык артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты, «Алтын барс» премиясе иясе Гүзәл Уразова һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов.

Сәхнәдә бу кичтә Яңа җырлар да, күптән яраткан хитлар да яңгырады. Тамашачылар яратып кабул иткән җырчы онытылмаслык кичә бүләк итте һәм бәйрәмгә килгән һәркемне уңай энергия белән сөендерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Орешник" мондый санда кунакларны күптән җыймаган иде. Трибуналар, сәхнә каршындагы мәйдан..барысы да йолдыз дуэтын яратучылар белән тулган иде. Халык аларга рәхәтләнеп җырлады, биеде, күңел ачты.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм тамашачылар фикеренчә, шәһәр көне һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан оештырылган быелгы бәйрәм чараларның байлыгы һәм югары оешканлык белән истә калачак

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/na-dne-goroda-v-agryze-vystupila-guzel-urazova

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International