Әгерҗедә яшәүче берәү алимент буенча 250 мең сум акча тоткарлаган

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Әгерҗе районында яшәүче бер кеше баланы карап тотуга керемнең чиреген түләргә тиеш булса да, ул ата-ана вазифаларына битараф кала һәм акча күчерми. Шулай итеп, бурыч суммасы 250 мең сум тәшкил иткән.

Алимент түләүдән баш тарткан өчен аны административ җаваплылыкка тартканнар һәм 40 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр. Әмма шуннан соң да ир баланы карап тоту өчен акча түли башламаган.

Ул чакта аңа җинаять эше кузгатылган. Җәзаның җитдилеген аңлап, ир үз гаебен таный һәм әҗәтләрен тулы күләмдә түли. Шуңа бәйле рәвештә җинаять эше туктатылды. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Татар-информ"МА.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/zhitel-agryza-zaderzhal-po-alimentam-250-tysyach-rubley

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International