Әгерҗе районына илнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 50 рәссам киләчәк

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Кама елгасының матур ярында, Әгерҗе районының Красный Бор авылында урманнар әйләнәсендә Халыкара пленэр узачак. Анда Татарстан Республикасыннан, РФ субъектларыннан, шулай ук якын чит илләрдән 50 рәссам-профессионал чакырылган. Ике атна дәвамында рәссамнар картиналар язачак, районыбызның балалар һәм педагоглары өчен ачык һавада мастер-класслар үткәрәчәк. Осталарның һәркайсы Әгерҗе районы музеена үзенең иң яхшы картинасын бүләк итәчәк, анда районның һәр кешесе һәм, әлбәттә, кунаклар кече шәһәр халкына бик аз эләгә торган югары сәнгатьне үз күзләре белән күрә алачак. Пленар йомгаклары буенча Әгерҗе районы торак пунктларына 10 күчмә күргәзмә планлаштырылган. Чара федераль конкурсны гамәлгә ашыру кысаларында узачак, быел аның җиңүчесе "Талантлар күпере" балалар иҗаты йорты булды. Проект Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryzskiy-rayon-priedut-50-khudozhnikov-iz-raznykh-regionov-strany-i-blizhnego-zarubezhya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International