2022 елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.