Дуңгыз, дуңгыз асраучы предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналы булган шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ милекчеләре игътибарына!

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Йорт дуңгызлары асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары мөдирләре, дуңгызчылык комплекслары җитәкчеләре һәм анда эшләүче хезмәткәрләр игътибарына!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дуңгызчылык хуҗалыкларында ябык эш режимы кертергә, терлекләр тотыла торган бинага кергәнче зарарсызландыру чараларын күрергә, махсус аерым киемнән һәм аяк киеменнән эшләүне таләп итә!

Шулай ук терлек азыгын югары температуда эшкәртергә, урман-кырларга чыгудан тыелып торырга, ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә! Чөнки Африка дуңгыз чумасы вирусы, күбесенчә, кыргый кабан дуңгызларында очрый, алар табигатьтә әлеге вирусны йөртүче булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International