Әгерҗе районы прокуратурасы 34 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 2 нче өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат тарафыннан исерек килеш идарә итү), моның турында ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Судта ачыкланганча, 2022 елның 7 мартында гаепләнүче исерек килеш үз автомобиленең руле артына утырган. Әгерҗе районы Терси авылында Мәктәп урамында машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Документларны тикшергәндә машина йөртүче элегрәк исерек йөргән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булуы ачыкланган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд гаепле кешене 2 елның сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәзага хөкем итте. Хөкем карары законлы көченә керде.
Подробнее: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-osuzhden-34-letniy-muzhchina-za-povtornoe-upravlenie-avtomobilem-v-netrezvom-vide