Татарстан Росреестры өлешчеләр һәм төзүчеләр өчен туры эфир уздырачак

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Төзүчеләр көне алдыннан, 12 августта 11.00 сәгатьтә, “Вконтакте”да төзелеш компанияләре вәкилләре, шулай ук өлешле төзелештә катнашучылар өчен туры эфир узачак.

Аны үткәрү вакытында Татарстан Росреестры эксперты Альбина Алексеева күчемсез милекне теркәгәндә төзүчеләрдә һәм өлешләп түләүчеләрдә барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне яктыртачак, шулай ук өлешләп төзелеш өлкәсендәге законнарның төп үзгәрешләренә аңлатма бирәчәк.

Туры эфир - төзелеш компаниясе вәкиле Эльвира Галәветдинова үткәрә.

Сорауларыгызны сез хәзер үк безнең мессенджерга Татарстан Росреестрының рәсми битендә җибәрә аласыз  «ВК» -  https://vk.com/rosreestr16.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International