Форум Казанда уза.
Бүген Казанда беренче тапкыр "Адымнар" полилингваль комплексында "ТР да методик хезмәтне үстерү" методистларының беренче республика форумы уза.
Мәгариф идарәсенең методистлар составында методик хезмәт башлыгы Г.Ф.Әхтәмова җитәкчелегендәге Әгерҗе делегациясе шушы тарихи чарада катнашты.
Методистлар алдында мөһим бурыч тора - Россия якын киләчәктә белем бирүнең иң яхшы системалары унлыгына керсен өчен мәгариф системасын камилләштерү.
Безнең районның барлык яңалыкларын Әгерҗе Telegram-каналында укыгыз
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/agryzskaya-delegatsiya-prinimaet-uchastie-v-respublikanskom-forume-metodistov